ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

Элеге чара кысаларында рус теле укытучылары ачык дәресләр курсәтте.

Район мәктәпләреннән: тугызынчы сыйныфтан 111 укучы, унберенче сыйныфтан 65 укучы катнашты. Әлеге сынауның максаты: укучыларның   фән  буенча әзерлек дәрәҗәләрен тикшерү һәм  2017 ел йомгаклау аттестациясенә  психологик әзерлекләрен ачыклау.

 

Анда балалар бакчасында педагогларның белемнәрен күтәрүне оештыру, “Электрон балалар бакчасы”, “Электрон белем” системасында эшләү, ата-аналарга балалар бакчасына түләүгә өстәмә компенсация  алу мөмкинлеге һәм балаларның киемнәрен ут яктысында күренә торган предметлар белән тәэмин итү мәсьәләсе  турында сүз алып барылды.

8 сыйныфта“Электрлану куренеше"темасынаачык дәрес каралды. Дәресне мәктәпенең физика  фәне укытучысы Шигапов Салават Салихович уткәрде. Семинар кысаларында физика   фәне буенчабулган актуаль сорауларга җаваплар бирелде. Олимпиадагаәзерлекнеңторышытурындаһәрукытучыныңчыгышытыңланылды.

Теләче районыбызда Теләчебезнен яңадан торгызылуына 25 ел тула.

Безнең авылыбыз урнашкан Теләче районы-безнең туган җиребез.Бүген безнең Шәтке  балалар бакчасында Теләче районына 25 ел тулу уңаеннан  “Теләче-туган ягым!" дигән темага зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән әңгәмә үткәрелде. Балалар Теләче турында китаплар,  районыбыз сиволларын,истәлекле урыннарын карадылар. Балалар Теләченең тарихы, район буларак ирешкән уңышлары, абруйлы кешеләре, езмәт алдынгылары белән таныштылар. Әңгәмә кызыклы һәм файдалы үтте.

Теләче районына 25 ел тулу уңаеннан безнең Алан  балалар бакчасында  балалар белән “Туган ягым -  гүзәл Теләче!” дигән тема астында  әңгәмә оештырылды. Әңгәмә барышында балаларга районның кыскача тарихы сөйләнде, Теләче районы , аның талантлы һәм күренекле кешеләре белән таныштырылды.Презентация  ярдәмендә Теләченең истәлекле урыннарын карадылар  ,балалар районыбызның матур урыннарын күреп сокландылар, горурлык хисләре кичерделәр. Әңгәмә кызыклы һәм файдалы үтте.

Теләче районы-безнең туган җиребез.Теләче районының яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан безнең Югары Кибәхуҗа балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Туган көнең белән - Теләчем!”дигән тема астында әңгәмә үткәрелде. Балалар Татарстан республикасы,Теләче районы, аның талантлы һәм күренекле кешеләре, гүзәл табигате, истәлекле урыннары турында белемнәрен тагын да ныгыттылар.Теләчебезнең истәлекле урыннары турында презентация карадылар,Теләчебезгә багышланган җырларны искә төшерделәр, шигырләр сөйләделәр.Теләчебез көннән-көн матурлана һәм үсә. Туган көнең белән-Теләчем!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International