ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

Серле сукмагыбыз безне уку залына алып килде. Китапханәче Алсу Фаляхова китапларны ничек кадерләп тотарга, кайда сакларга, ничек гомерләрен озайтырга икәнлеге турында сөйләгәч, балалар  яңа , матур шигырь һәм әкият китапларын зур кызыксыну белән кулларына алдылар. Нәниләр укый белмәсәләр дә, китапларның рәсемнәрен, бизәлешен карадылар. Ә китапханәче апалары аларны китапның  эчтәлеге белән таныштырды, кызыклы уеннар уйнатты. Соңыннан балалар “баллы призлар”га ия булдылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов районга эш сәфәре белән килде. 

Шул көнне Олы Тиләҗе авылында  яңа башлангыч мәктәп ачылды. Мәгариф оешмасы 15 балага исәпләнгән. Төзелеш авыл территорияләрен үстерүнең федераль программасы кысаларында башкарылган. Укулар тулысынча татар телендә алып барыла. 2016-2017 уку елында мәктәптә 7 укучы белем алачак. 


24
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче районының 25 еллыгына багышланган тантаналарда катнашу өчен районга эш сәфәре белән килде. 

Программасының беренче пунктында Олы Тиләҗе авылында булу иде, анда яңа башлангыч мәктәп ачылды. Мәгариф оешмасы 15 балага исәпләнгән. Төзелеш авыл территорияләрен үстерүнең федераль программасы кысаларында башкарылган.    

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, укулар тулысынча татар телендә алып барыла. 2016-2017 уку елында мәктәптә 7 укучы белем алачак. 

Уку бүлмәләрен карап йөргәндә район башлыгы Илдус Зарипов билгеләп үткәнчә, авыл клубы тузган хәлдә булганга күрә, мәдәни-массакүләм чараларны мәктәпнең спорт залында уздырырга булганнар. 

Теләче районы-безнең туган җиребез.Теләче районының яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Туган ягым - Теләчем!”дигән тема астында әңгәмә үткәрелде. Балалар Татарстан республикасы,Теләче районы, аның талантлы һәм күренекле кешеләре, гүзәл табигате, истәлекле урыннары турында белемнәрен тагын да ныгыттылар.

Ә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, бүген шөгыльдә, “Туган илем” темасы астында, күңелле сәяхәткә кузгалдылар. Беренче тукталыш- “Безнең ил “ диеп аталды. Анда Татарстан символикасын, гимнны дөрес итеп тыңларга өйрәнделәр. Биремнәр үтәделәр:төрле герб һәм флаглар арасыннан безнең илнең флагы белән гербын тапталылар. Икенче тукталыш “Туган ягым”диеп аталган иде. Монда балалар әти-әниләре белән районның кайсы урыннарында булганнарын, Теләченең күренекле урыннары турында сөйләштеләр. Теләче турында слайдлар караганда таныш урыннар турында фикер алыштылар. Үзләренең кайсы урамнарда яшәгәннәрен,теге яки бу урамның ни өчен шулай аталу тарихын тыңладылар.Соңыннан Р.Низамовның “Теләче”җырын җырладылар.

23 нче ноябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Без эзтабарлар” кичәсе үтте. Бу кичәдә 1 нче сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә эзтабарлар сафына кабул иттек. Укучыларга ант биргәннән соң , галстуклар бәйләнде, эзтабар кагыйдәләре язылган открыткалар бүләк ителде. Бәйрәм җыр, бию белән дәвам итте.

Әңгәмә барышында   балаларның Татарстан республикасы, Теләче районы , аның талантлы һәм күренекле кешеләре, гүзәл табигате турында белемнәре ныгытылды. Төрле кызыклы уеннар уйнадылар, биремнәр башкардылар:төрле герб һәм флаглар арасыннан безнең илнең , респуликаның, районның флагы белән гербын таптылар. Теләче турында слайдлар караганда таныш урыннар турында фикер алыштылар.

Тиздән  Әниләр  көне җитә. Безнең  Шәтке балалар бакчасында бу бәйрәм уңаеннан әзерлекләр башланды. Бүген  балалар әниләр көненә  үз куллары белән бүләк ясадылар.Балалар әниләрен бик сөендереп,аларны бәйрәм белән котлыйсылары килә. Чөнки эни дөньяда иң кадерле,якын кеше.

2016 нче елның 20 ноябрендә    Айдар  авыл җирлеге территориясендә  Татарстан Республикасы Теләче  муниципаль районы Айдар авыл җирлеге гражданнарының  2017 нче  елда үзара салым турындагы җирле референдумы булып узды. Референдум иртәнге  7 сәг- тән кичке  8 сәг-кә кадәр дәвам итте. Референдум нәтиҗәләре буенча Айдар җирлегендә үзарасалым акчасы җыю буенча референдум узды дип санала


23
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

18 ноябрь көнне Алан урта мәктәбе базасында өстәмә белем бирү педагоглары өчен  “Кургәзмә  материаллар кулланып танып – белү кызыксынучанлыгын формалаштыру” темасына семинар- киңәшмә булып узды. Өстәмә белем бирү педагогы Касимова Ләйсән Рәкыйф кызы тарафыннан күрсәтелгән дәрес һәм ачык чарага анализ ясалды. “Ачык сандык” исемендәге дәрес халкыбызның күңел җәүһәрләрен үз эченә алды. Ә ачык чарага килгәндә, ул безгә самоварлар тарихын ачып үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International