Әңгәмә барышында балаларның Татарстан республикасы, Теләче районы , аның талантлы һәм күренекле кешеләре, гүзәл табигате турында белемнәре ныгытылды. Төрле кызыклы уеннар уйнадылар, биремнәр башкардылар:төрле герб һәм флаглар арасыннан безнең илнең , респуликаның, районның флагы белән гербын таптылар. Теләче турында слайдлар караганда таныш урыннар турында фикер алыштылар.