Язгы-кыр эшләренең уңышлы узуы күбесенчә машина-трактор паркының торышына бәйле. Барлык район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кампаниягә җентекләп әзерлиләр.
Районнын хужалыкларына чәчү, туфрак эшкәртү машиналарын һәм тракторларны киләсе елның 1 апреленә хәтле, азык әзерләү комбайннарын-10 майга хәтле, урып-җыю техникасын, икмәкне чистарту машиналарын, аралау линияларын хәм киптерү машиналарын 1 июльгә хәтле әзерләп бетерүне тәэмин итү бурычы куелган.
Яңа китаплар белән танышканнан соң, укучылар “Иң зирәк” дип исемләнгән табышмаклар чиштеләр, төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар.Чара ахырында бүләкләр тапшырылды.
Бөек тарихчы, әдәбиятчы, мөхәррир Карамзин Н.М. рус телен реформалаучы буларак тарихка кергән шәхес.
Тарихи белем - мәдәни тормышыбызның иң мөһим өлеше. Н. М. Карамзинның күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалары, китап укучыларга, рус теле фәне, әдәбияты тарихындагы мөһим вакыйгаларның беренче чыганакларын гына күрергә түгел, шулай ук тарихи психологияне, җәмгыять белеме тарихын өйрәнүне дә җиңеләйтергә булышыр дип уйлыйбыз.
Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны өйләренә укырга алдылар.
Алар “Минем яраткан әкият героем” темасына рәсемнәр ясадылар һәм нигә шул геройны сайлаулары, аның кайсы ягы ошавы турында кыскача сөйләп үттеләр.
Анда балаларга китапханәче тарафыннан китапларның килеп чыгышы турында сойләнелде, презентацияләр күрсәтелде.
Безнең җир шарында бик күп төрле халыклар яши. Бу халыкларның үз телләре, гореф-гадәтләре бар, бер-берсенә бер дә ошамаганнар, ләкин алар барысыда- кешеләр.Шуңа күрә кешеләр нинди милләт вәкилләре булуына карамастан, бер-берсен хөрмәт итәргә, яратырга тиеш. Шул уңайдан Лесной балалар бакчасында тәрбияче балалар белән “ Милләтләр дуслыгын саклыйк!” дигән темага әңгәмә уздырды. Тәрбияче балаларга милләтләрнең дуслыгын аңлатты. Кешеләр бер-берсенә авыр вакытта ярдәмчел, мәрхәмәтле булса, халыклар дус-тату булалар дип аңлатты. Әңгәмә балаларның “Матрешкалар” биюе белән тәмамланды.
Әни! Бердәнбер иң кадерле, хөрмәтле, якын кешебез ул безнең. Авырып китсәк тә, әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачса да әни каршына йөгереп киләбез. Берәрсе кыерсытса да, тизрәк әни янына ашыгабыз. Әни-безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да! Әниләр көне уңаеннан бүген Теләченең беренче номерлы бакчасында , уртанчылар төркемендә бәйрәм кичәсе үткәрелде. Балаларның әниләргә карата булган изге хисләре, теләкләре шигъри юллар аша, җыр, бию аша тапшырылды. Балаларның җан җылысы салып эшләнгән истәлекле бүләкләре әниләргә, дәү әниләргә тапшырылды.
23 нче ноябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә бердәм эшмәкәрлек дәресе үтте. Дәрес “ Бөтендөнья эшмәкәрлек атнасы” акциясенә теләктәшлек белдерү максатыннан уздырылды. Дәресне 9-11 нче сыйныф укучылары белән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Газизуллин Р.А. үткәрде. Диспут- дәрес “ Укучылар эшмәкәрлек яклы” темасына узды.