Безнең җир шарында бик күп төрле халыклар яши. Бу халыкларның үз телләре, гореф-гадәтләре бар, бер-берсенә бер дә ошамаганнар, ләкин алар барысыда- кешеләр.Шуңа күрә кешеләр нинди милләт вәкилләре булуына карамастан, бер-берсен хөрмәт итәргә, яратырга тиеш. Шул уңайдан Лесной балалар бакчасында тәрбияче балалар белән “ Милләтләр дуслыгын саклыйк!” дигән темага әңгәмә уздырды. Тәрбияче балаларга милләтләрнең дуслыгын аңлатты. Кешеләр бер-берсенә авыр вакытта ярдәмчел, мәрхәмәтле булса, халыклар дус-тату булалар дип аңлатты. Әңгәмә балаларның “Матрешкалар” биюе белән тәмамланды.