Язгы-кыр эшләренең уңышлы узуы күбесенчә машина-трактор паркының торышына бәйле. Барлык район хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кампаниягә җентекләп әзерлиләр.
Районнын хужалыкларына чәчү, туфрак эшкәртү машиналарын һәм тракторларны киләсе елның 1 апреленә хәтле, азык әзерләү комбайннарын-10 майга хәтле, урып-җыю техникасын, икмәкне чистарту машиналарын, аралау линияларын хәм киптерү машиналарын 1 июльгә хәтле әзерләп бетерүне тәэмин итү бурычы куелган.
Оператив мәгълүматларына караганда, хужалыкларда 200 берәмлек трактор, 47 урып-жыю, 20 азык әзерләү комбайннарын, 95 чәчкеч, 109 туфрак эшкәртү машиналарын, 25 туфрак эшкәртү комплексын, 9 чәчү комплексын хәм 2144 берәмлек тырма ремонтлауны таләп итә. Бүгенге көндә, район буенча техника ремонты: тракторлар-32%, чәчкечләр-51%, туфракны эшкәртү агрегаты (культиваторлар)-47% хәм тырма ремонты-80% тәшкил итә. Район хуҗалыкларына техниканы 2017 елгы кыр эшләренә әзерләү өчен якынча 44 млн. сумлык чыгым тоту таләп ителә, шуның 4,9 млн. сумлык запас частьләр сатып алынган.