23 ноябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә «История России глазами Н. М. Карамзина» дигән күргәзмә - күзәтү оештырылды.

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Бөек тарихчы, әдәбиятчы, мөхәррир Карамзин Н.М. рус телен реформалаучы буларак тарихка кергән шәхес.

Тарихи белем -  мәдәни тормышыбызның иң мөһим өлеше. Н. М. Карамзинның күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалары, китап укучыларга, рус теле фәне, әдәбияты тарихындагы мөһим вакыйгаларның беренче чыганакларын гына күрергә түгел, шулай ук тарихи психологияне, җәмгыять белеме тарихын өйрәнүне дә җиңеләйтергә булышыр дип уйлыйбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International