23 нче ноябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә бердәм эшмәкәрлек дәресе үтте. Дәрес “ Бөтендөнья эшмәкәрлек атнасы” акциясенә теләктәшлек белдерү максатыннан уздырылды. Дәресне 9-11 нче сыйныф укучылары белән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Газизуллин Р.А. үткәрде. Диспут- дәрес “ Укучылар эшмәкәрлек яклы” темасына узды.