23 ноябрь көнне Айдар авылы китапханәчесе, бала китап белән кече яшьтән дуслашырга тиеш дигән максат белән, “Сабыйларга серле китаплар" дип исемләнгән күчмә уку залы белән “Ромашка” балалар бакчасына барды.

2016 елның 25 ноябре, җомга

Серле сукмагыбыз безне уку залына алып килде. Китапханәче Алсу Фаляхова китапларны ничек кадерләп тотарга, кайда сакларга, ничек гомерләрен озайтырга икәнлеге турында сөйләгәч, балалар  яңа , матур шигырь һәм әкият китапларын зур кызыксыну белән кулларына алдылар. Нәниләр укый белмәсәләр дә, китапларның рәсемнәрен, бизәлешен карадылар. Ә китапханәче апалары аларны китапның  эчтәлеге белән таныштырды, кызыклы уеннар уйнатты. Соңыннан балалар “баллы призлар”га ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International