24 нче ноябрь көнне Теләче районының кабат торгызылуына 25 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары узды.

2016 елның 25 ноябре, җомга

Тантанада катнашу өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов районга эш сәфәре белән килде. 

Шул көнне Олы Тиләҗе авылында  яңа башлангыч мәктәп ачылды. Мәгариф оешмасы 15 балага исәпләнгән. Төзелеш авыл территорияләрен үстерүнең федераль программасы кысаларында башкарылган. Укулар тулысынча татар телендә алып барыла. 2016-2017 уку елында мәктәптә 7 укучы белем алачак. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов Үзәк поселогына юнәлде. Монда ул 200 урынлык яңа мәдәният йортын ачуда катнашты. Республика программасы буенча җиткерелгән бу яңа объектта клуб һәм китапханә урнашкан. Бүген посёлокта 960дән артык кеше яши, шуңа күрә яңа объектка ихтыяҗ зур.

«Без бик мөһим чарада катнашабыз – яңа мәдәният йорты ачабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Клуб, ФАП, мәктәп, кибет - бу объектлар һәр торак пуктында булырга тиеш. Бүген республикада авылны үстерү һәм аңа ярдәм күрсәтү буенча берничә программа гамәлгә ашырыла. Бу эшне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез». 

Шуннан соң Татарстан Президенты «Теләче» сәнәгать паркына барды һәм андагы резидент компанияләр эшчәнлеге белән танышты. Бүген паркта 10 җитештерү бар, анда 260 кеше эшли. Тагын 2 предприятие якын киләчәктә ачылачак.  Ел башланганнан бирле парк резидентлары тарафыннан 450 млн. сумлык продукция җитештерелгән. Шулар арасында: «Теләче торба заводы» (су һәм газ белән тәэмин итү өчен полимер торбалар чыгара), Төркия компаниясе – «ЛМР Пласт» (көнкүреш ихтыяҗлары өчен полимер эшләнмәләр җитештерә) һәм «ТатхимПласт» (композит материаллар җитештерә). 

Татарстан Президенты тагын чәчәкләр үстерү өчен яңа сәнәгать теплицаларын карады.    

Теләче районының 25 еллыгына багышланган тантаналы чара район Мәдәният йортында узды. Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, район үз юбилеена җитди хезмәт казанышлары белән килде. «Район уңышлы үсә, авыл кешеләре тормышын яхшыртуга юнәлгән барлык федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырыла», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Аның сүзләренчә, Теләче районы зур үсеш потенциалына ия. Җитәкчелек инвесторларны актив җәлеп итә, агросәнәгать секторын үзгәртеп кору буенча озакка исәпләнгән программалар эшләнә. 

«Теләче районы яхшыга таба үзгәрә. Районның барлык кешеләрен дә 25 еллык юбилей белән котлыйм һәм киләчәктә дә районның чәчәк атуын телим», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Азакта Татарстан Президенты районның алдынгы хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшырды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International