18 ноябрь көнне Алан урта мәктәбе базасында өстәмә белем бирү педагоглары өчен “Кургәзмә материаллар кулланып танып – белү кызыксынучанлыгын формалаштыру” темасына семинар- киңәшмә булып узды. Өстәмә белем бирү педагогы Касимова Ләйсән Рәкыйф кызы тарафыннан күрсәтелгән дәрес һәм ачык чарага анализ ясалды. “Ачык сандык” исемендәге дәрес халкыбызның күңел җәүһәрләрен үз эченә алды. Ә ачык чарага килгәндә, ул безгә самоварлар тарихын ачып үтте.