Туган көнең белән -Теләчем!

2016 елның 25 ноябре, җомга

Теләче районы-безнең туган җиребез.Теләче районының яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан безнең Югары Кибәхуҗа балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Туган көнең белән - Теләчем!”дигән тема астында әңгәмә үткәрелде. Балалар Татарстан республикасы,Теләче районы, аның талантлы һәм күренекле кешеләре, гүзәл табигате, истәлекле урыннары турында белемнәрен тагын да ныгыттылар.Теләчебезнең истәлекле урыннары турында презентация карадылар,Теләчебезгә багышланган җырларны искә төшерделәр, шигырләр сөйләделәр.Теләчебез көннән-көн матурлана һәм үсә. Туган көнең белән-Теләчем!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International