“Туган ягым - гүзәл Теләче!”

2016 елның 25 ноябре, җомга

Теләче районына 25 ел тулу уңаеннан безнең Алан  балалар бакчасында  балалар белән “Туган ягым -  гүзәл Теләче!” дигән тема астында  әңгәмә оештырылды. Әңгәмә барышында балаларга районның кыскача тарихы сөйләнде, Теләче районы , аның талантлы һәм күренекле кешеләре белән таныштырылды.Презентация  ярдәмендә Теләченең истәлекле урыннарын карадылар  ,балалар районыбызның матур урыннарын күреп сокландылар, горурлык хисләре кичерделәр. Әңгәмә кызыклы һәм файдалы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International