Бакчабызда һәр ел әниләр көне зурлап билгеләп үтелә.

2016 елның 25 ноябре, җомга

Әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсен мөдир Гелүсә Вакифовна ачып җибәрде. Ул әниләрне коллектив исеменнән бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. Сүзне балаларга биреп тәбрикләләр дәвам итте. Ә соңыннан музыка җитәкчесе Розилә Шамиловна һәм тәрбиячеләр "Әниемнең җылы йөрәге" темасы буенча матур театрләштергән концерт куйдылар.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Гомер юлларыгызозынбулсын,

Матур тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

 Бүген җир йөзендәи ңматур бәйрәм – әниләр бәйрәме. Әни – гаиләдә иң якын, газиз кеше. Ул яшәргә дәрт, тормышка илһа мөсти. Ана баласын күз нурын, бәгырь кисәген татлы сөенечләр белән кулына ала һәм аны нинди генә матур, кадерле сүзләрбелән атамый. Кадерле әниләребез! Сезгә кояштай озын гомер, гаиләбәхете, нык сәламәтлек телибез. Безнең балалар да бөйрәм иртәсендә әниләрне, әбиләрне чын күңелдән матур җырлар, шигырьләр, биюләр аша котладылар.

Бу бәйрәмне барлык җирдә

Зурлап каршы алалар.

Бәхетле елмая бүген

Җирдә барлык аналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International