23 ноябрь көнне Алан авылы китапханәсендә намус турында сөйләшү темасы буенча әңгәмә үткәрелде.

2016 елның 25 ноябре, җомга

Һәр кеше дә үз тормышында сынаулар белән күзгә-күз очраша. Ялгышмас өчен, үзеңнең намусыңны тыңларга өйрәнергә кирәк.Эчке сиземләү, намус кушканча эшләү һәр кешегә дә үзенең кылган гамәлләренең яхшымы, яманмы икәнен ачыклау өчен кирәк. Балалар әңгәмә барышында намус турында гыйбрәтле хикәя укыдылар һәм аның турында фикер алыштылар.Аннан соң, намус турында мәкальләр эзләделәр һәм мультфильм карадылар, геройларның ялгыш гамәлләрен таптылар. Әңгәмәнең ахырында, китапханәче белән бергә ,намуслы кеше генә җир йөзендә дөрес һәм матур итеп яши ала, дигән фикергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International