Ноябрьнең соңгы якшәмбесе “Әниләр көне ” буларак билгеләп үтелә.

2016 елның 25 ноябре, җомга

Шул уңайдан 25 ноябрь көнне Урта Мишә авыл  китапханәчесе клуб модире белән берлектә “Җәннәт әниләрнең аяк астында” исемле тематик кичә уздырдылар. Кичәгә җыйналган кунаклар бөтен конкурсларда да бик теләп катнаштылар. Алар өчен әниләр турындагы мәкаль һәм җыр конкурслары, викторина әзерләнде. Әниләр шулай ук китап һәм журналлар белән дә таныштылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International