Әниләр көне илебездә билгеләп үтелүче күпсанлы бәйрәмнәр арасында аерым урын алып тора. Әлеге бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Бу көнне балаларга ярату, яхшылык, иркәләү һәм наз бүләк иткән барлык Аналарга да рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
Бәйрәмгә китап укырга яратучы әниләр һәм аларның балалары чакырылган иде. Китапханәдә балалар әниләренә багышлап бик күп матур шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар башкардылар. Кичә бик күңелле үтте. Ахырдан катнашучыларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.