Бадминтон

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

26 ноябрь көнне Яшел Үзән шәһәрендә бадминтон буенча Татарстан республикасының командалар арасындагы Кубок ярышлары булыр узды. Ярышта Саба, Балтач, Кукмара, Биектау, Яшел Үзән, Теләче, Арча, Әтнә районы командалары катнашты.

2002 елгы һәм кечерәк уенчылар арасында:

 1 нче урынны Саба районы җыелма командасы яулады;

2 нче урында Теләче районы (Баландыш мәктәбеннән Альбина Сафина, Адель Җаббаров, Идрис Якупов, Резедә Йосыпова, Алия Шакирова һәм Зөлфәт Нәҗипов. Тренерлары – балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге өстәмә белем бирү педагогы Алмаз Җаббаров);

3 нче урында Кукмара районы.

Өлкәннәр төркемендә безнеңэ район җыелмасы 4 нче урында.

Әлеге ярышлар 24-25 декабрь көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә финал уеннары белән төгәлләнер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International