26 нчы ноябрь көнне Яшел Үзән шәһәрендә “Татарстан республикасы бадминтон федерациясе Кубогының” бадминтон буенча Төньяк-көнбатыш лигасы ярышлары булып узды. Әлеге турнирда Теләче районы данын яклап өстәмә белем бирү педагогы Алмаз Фоат улы Җаббаровның укучылары Җаббаров Адел,Сафина Альбина,Юсупова Резеда, Назипов Зөлфәт,Якупов Идрис ,Шакирова Алисә катнашып команда 2 урын алды. Җиңүчеләргә грамота,медаль тапшырылды.Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!