ГАОУ ДПО «ИРО РТ» планы нигезендэ, 30нчы ноябрьдән алып 1-нче декабрьгә кадәр, Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында Саба һәм Теләче районы мәктәпкәчә белем биру оешмалары педагоглары өчен «Реализация УМК по обучению детей двум государственным языкам РТ в условиях реализации ФГОС ДО» темасына семинар үткәрелде. Семинарда укыту методик комплект кулланмасы авторлары: Гаффарова С.М., Кидрячева Р.Г., Зарипова З.М. лекция-чыгышлары тыңланды. Семинарда ике районнан барлыгы 76 педагог катнашты. Алар авторларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Семинар бик жылы, дустанә мөнәсәбәттә үтте. Шушы мероприятиене оештырган лекторларга һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерелде.