Семинар

2016 елның 2 декабре, җомга

2016  елның  29 ноябрь  көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә «Заманча мәктәптә инновацион технологияләр. Сынлы сәнгать һәм музыка дәресләрен укытуны методик яктан тәэмин итү” дигән темага сынлы сәнгать һәм музыка фәне укытучыларының район семинары булды. 5  сыйныфта “Музыка инструментлары” темасына ачык дәресне Иске Җөри урта мәктәбенең музыка фәне укытучысы Рафикова Лилия Альфред кызы, 4 сыйныфта ”Борынгы Грециядә театр” темасына Олы Мәтәскә  урта мәктәбенең сынлы сәнгать укытучысы Нигъматҗанов Булат Мәгъсүм улы үткәрде.  Теләче урта мәктәбенең музыка укытучысы семинар темасы буенча чыгыш ясады һәм белем күтәрү курсларында алган яңалыклар белән уртаклашты. Сәнгать (МХК) фәне  буенча үткәрелгән олимпиада турында  һәм 2017/2018 уку елына дәреслекләргә заказ бирү буенча сөйләшү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International