29 нчы ноябрь көнне Алан гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп укучылары белән районыбыз прокуроры Сөнгатуллин Рим Фәргатович һәм профилактика өлкәсендә эшләүче җитәкчеләр белән очрашу үтте. Очрашу барашында Рим Фәргатович үзе һәм нинди эш башкарулары белән таныштырды. Очрашуга килгән җитәкчеләр укучыларны профилактика өлкәсендә һәр оешмада нинди эш башкарылуы белән таныштырып үттеләр. Очрашу ахырында укучылар район прокурорына булган сорауларын бирделәр.