ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елнын 11 аена, авыл хужалыгы идарэсе тарафыннан, хужалыклардан жыеп алынган мэгълуматлар шуны курсэтэ, могезле эре терлектэн ит житештеру буенча беренче урында «Алан» ЖЧЖ  тора, ул  1 баш яшь терлеккэ  11 айга 202,6 кг ит житештергэн, икенче урында «Тан» ЖЧЖ, анын 1 баш яшь терлеккэ житештергэн ите 191,2 кг, оченче урында «Игенче» ЖЧЖ , 1 баш яшь терлеккэ 179,7 килограмм ит житештергэн. Район буенча бу курсэткеч  168,7 кг.

Бүген, 5 нче декабрь көнне, Алан урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучы Гатауллина Д.Г. 6, 9 нчы сыйныф укучылары белән “Туган якның күренекле кешеләре” дигән темага сөйләшү уздырды. Әлеге чара барышында укучылар үзләре эзләп тапкан мәгълүматлар белән таныштырдылар. Р.Садыков, Р.Шәйдуллина, Г. Кыямова, Р.Каюмоваларның иҗат җимешләрен укып киттеләр. Аларга багышлап ясаган презентация материаллары белән уртаклаштылар.

3 декабрьдә  «Батыр»  спорт  комплексында  Татарстанның спорт мастеры,  Россиянең атказанган спорт мастеры  Раил  Нургалиев исеменә көрәш бәйгесе утте. Бу бәйгедә безнең мәктәп укучылары актив катнаштылар һәм -   III урын алып, мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнделәр. Аларны зур уңышлары белән котлыйбыз!

2016 нчы елның 3 декабрендә Теләченең “Батыр” спорткомплексында   Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 1999  нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында 4 тапкыр донья чемпионы, ТР милли корэш буенча спорт остасы, атказанган спорт остасы, Россиянен билбау корэше буенча атказанган спорт остасы Раил Нургалиев призына 1 нче тапкыр милли  корэш беренчелеген уздырды. Барлыгы Телэче районынын 9  мәктәптән 114, Саба, Биектау, Янарыш (Балык Бистэсе) районнарыннан 51 укучы  катнашты.

Алдагы көннәрдә уку район ветеринария оешмасында дәвам итә. Укуларны ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе белгечләре һәм Казан дәүләт ветеринар академиясе укытучылары укытачак.

Бу кичә Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары ,авылыбыз  үзешчәннәре һәм китапханәче белән берлектә уздырылды.

Шул уңайдан Иске Җөри урта мәктәбендә китапханәче Ф.Гатиятуллина тарафыннан  “Билгесез солдат истәлегенә” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Укучылар әлеге истәлекле көннең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Китапханә сәгате ахырында Фәнзия апалары аларга видеофильм күрсәтте. 

Максабаш  авылы  китапханәсендә әлеге авыруга каршы көрәш максатыннан, “Сак бул-СПИД!” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Күргәзмәдә авыруның килеп чыгу сәбәпләрен аңлаткан , сәламәт тормыш алып барырга өндәгән язмалар урын алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International