Бүген, 5 нче декабрь көнне, Алан урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучы Гатауллина Д.Г. 6, 9 нчы сыйныф укучылары белән “Туган якның күренекле кешеләре” дигән темага сөйләшү уздырды. Әлеге чара барышында укучылар үзләре эзләп тапкан мәгълүматлар белән таныштырдылар. Р.Садыков, Р.Шәйдуллина, Г. Кыямова, Р.Каюмоваларның иҗат җимешләрен укып киттеләр. Аларга багышлап ясаган презентация материаллары белән уртаклаштылар.