2016 нчы елның 3 декабрендә Теләченең “Батыр” спорткомплексында Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 1999 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында 4 тапкыр донья чемпионы, ТР милли корэш буенча спорт остасы, атказанган спорт остасы, Россиянен билбау корэше буенча атказанган спорт остасы Раил Нургалиев призына 1 нче тапкыр милли корэш беренчелеген уздырды. Барлыгы Телэче районынын 9 мәктәптән 114, Саба, Биектау, Янарыш (Балык Бистэсе) районнарыннан 51 укучы катнашты.
Гомумкоманда урыннары:
1 урын – Олы Мәтәскә
2 урын- Олы Нырсы
3 урын- Баландыш
4 урын- Теләче
5 урын- Югары Кибәхуҗа
6 урын – Иске Җөри
7 урын – Шәтке
8 урын – Олы Мишә.
Теләче спорт мәктәбе бэйгенең төп спонсорлары - шэхси эшмәкәрләр Соләйманов Габдулла Гомәр улы, Бурганов Шамил Галимҗан улы һәм Хакимов Хәмит Габделхәй улына рэхмәтләрен белдерә.