Бәйрәм матур җырлар, биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Тамашачылар һәм артистлар бәйрәм чарасынна канәгать калдылар.
Аларга җурналлар, китаплар тәгъдим ителде. Балалар өлкәннәр өчен үзләренең матур җырларын, шаян биюләрен күрсәттеләр, үзләре ясаган открыткалар, бәйләгән киезләр бүләк иттеләр. Өлкәннәребез күрсәтелгән игътибар, бүләкләр өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр, барыбызга да уңышлар һәм сәламәтлек теләп калдылар.
Бу көнне ничектер бәйрәмгә тиңләп булмый. Ләкин аның бәйрәм икәнен һәр кеше дә аңларга тиеш, чөнки сау-сәламәт кеше белән сәламәтлеге какшаганнар арасында аерма бик зур. Аларның яшәү көчләре сау кешенекенә караганда көчлерәк, чөнки алар бу тормышның кадерен белеп яшиләр.
Яр Чаллы шәһәрендә ачык региональ фестиваль булып узды. “Бәхет йолдызы” милли татар сәнгате бәйгесенең “Вокал-ансабль” номинациясендә Теләче 2нче балалар бакчасына йөрүче балалар В.Кәрим һәм З.Дилә уңышлы чыгыш ясап, 2нче дәрәҗәле Дипломга ия булдылар. Аларны бу бәйгегә музыка җитәкчесе Рафикова Л.А. әзерләде. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә эшләп килүче “Адым артыннан адым”, “Балачак”, “Стиль һәм мода” берләшмәләрендә инвалидларга Ал конвертлар белән бүләкләр бирү традициягә әйләнде. Быел да укучылар өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендә мөмкинлеге чикләнгән дусларына бик матур теләкләр язылган йөрәк формасындагы бүләкләр ясап тапшырдылар.
МБОУ – Узякская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района РТ приняла участие во Всероссийской акции Российского военно – исторического общества.
Учащиеся 6 класса возложили цветы к памятнику солдатам, погибшим и пропавшим без вести во время Великой Отечественной войны.
3 декабрьдә " Батыр" спорт комплексында Татарстанның спорт мастеры,Россиянең атказанган спорт мастеры Раил Нургалиев призына 1 нче тапкыр милли көрәш бәйгесе булып узды. Бу бәйгедә безнең мәктәп укучылары да катнашты һөм командалар арасында - 1 урынны алып мактау кәгазьләре,медальләр белән бүләкләнделәр. Аларны бу уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сообщаем Вам о возможности размещения информации о работодателях задерживающих выплату заработной платы и выплачивающих ее в «конвертах» в государственную информационную систему «Народный контроль» по направлению «Серый» рынок труда».
Можно сообщить в "Народный контроль" и о проблемах организации безопасных условий труда на рабочих местах, создающих угрозу для жизни и здоровья работников. Это направление курирует Государственная инспекция труда в РТ.
Ссылка на ГИС «Народный контроль»: https://uslugi.tatarstan.ru
3 декабрь-“Билгесез солдат көне”. Шул максаттан Максабаш башлангыч мәктәбендә “Билгесез солдат истәлегенә”- класс сәгате үтте. Укытучы Гаязетдинова Ә.И. презентация буенча бу көн турында тарихи мәгълүматлар белән таныштырды. Укучыларыбыз авылыбыз уртасында торган һәйкәлне кардан чистартты. Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде.