Бу көнне ничектер бәйрәмгә тиңләп булмый. Ләкин аның бәйрәм икәнен һәр кеше дә аңларга тиеш, чөнки сау-сәламәт кеше белән сәламәтлеге какшаганнар арасында аерма бик зур. Аларның яшәү көчләре сау кешенекенә караганда көчлерәк, чөнки алар бу тормышның кадерен белеп яшиләр.
Шәтке авылы китапханәсендә 3 декабрь көнне мәдәният йорты директоры белән белән берлектә, “Чын йөрәктән” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Әлеге кичә мәрхәмәтлелек сәгате формасында үтте. Китапханәгә йөрүче инвалидлар электрон презентация ярдәмендә, мәрхәмәтлелек, әхлакъның нәрсә икәненә төшенделәр. Кичә чәй табыны артында барды.