Аларга җурналлар, китаплар тәгъдим ителде. Балалар өлкәннәр өчен үзләренең матур җырларын, шаян биюләрен күрсәттеләр, үзләре ясаган открыткалар, бәйләгән киезләр бүләк иттеләр. Өлкәннәребез күрсәтелгән игътибар, бүләкләр өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр, барыбызга да уңышлар һәм сәламәтлек теләп калдылар.