Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә эшләп килүче “Адым артыннан адым”, “Балачак”, “Стиль һәм мода” берләшмәләрендә инвалидларга Ал конвертлар белән бүләкләр бирү традициягә әйләнде. Быел да укучылар өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендә мөмкинлеге чикләнгән дусларына бик матур теләкләр язылган йөрәк формасындагы бүләкләр ясап тапшырдылар.