ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Китапханәче  “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән  “Су- табигать  күрке”дип исемләнгән  әңгәмә үткәрде. Укучылар   туган ягыбызның сулыклары, сулыкларда яшәүче хайваннар дөньясы,  әйләнә-тирә мохит, экология буенча тапкырлыкта сынаштылар.

Бу экскурсиянең максаты, балаларда туган ягыбызга, күренекле кешеләребезгә, матур табигатебезгә карата ярату хисе, сак караш тәрбияләү иде. Экскурся балаларга бик ошады.

22 ноябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә диагностик тикшерүләр үтте. Укучыларның белемнәрен ачыклау максатыннан уздырылган бу тикшерүләрдә 5,9,11 сыйныф укучылары катнашты. Диагностик тикшерүләрдә укучылар бердәм контроль  биремнәре ярдәмендә белемнәрен сынадылар.

Ачык дәрес карарга балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең җитәкчесе Т.Р. Имамиев, урынбасар Л.Р.Заһидуллина,өстәмә белем бирү педагоглары һәм  Теләче мәктәбе директоры урынбасарлары да килгән иде. Караучылар фикеренчә, ачык дәрес барлык таләпләргә туры китерелеп, югары дәрәҗәдә уздырылды.

   21 ноября 2016 года в местной общественной приемной Тюлячинского местного отделения Партии, в рамках декады личного приема граждан, в честь пятнадцатилетия со дня создания Всероссийской политической партии «ЕДИНАЯ РОССИЯ», прием граждан провели Лейсан Абдуллина, начальник отдела и Эльмира Каримова, ведущий специалист-эксперт Арского территориального органа Госалкогольинспекции РТ. Прием прошел с 13 до 15 часов. В ходе приема были даны консультация и рекомендации обратившимся гражданам.

   Согласно графику 22 ноября 2016 года в 10.00 часов прием граждан по личным вопросам проведет Разия Садыкова, депутат Государственного Совета Республики Татарстан.

Бүген Иске Җөри урта мәктәбенең  2 нче сыйныф укучылары рус теленнән контроль күчереп язу эшләре, ә 7 нче сыйныф укучылары рус теле, биология,  математика, физика фәннәреннән тест эшләделәр. Шулай ук Теләче урта мәктәбе базасында чыгарылыш класс укучылары  математика фәненнән тест бирделәр.

Бүген Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә  урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары рус теле, биология,  математика, физика фәннәреннән тест, 2 нче сыйныф укучылары рус теле фәненнән муниципаль контроль күчереп язу эшләре башкардылар.

Атна дәвамында мәктәп турында җиңүче укучылар үз белемнәрен район этабында узучы фән олимпиадаларында сынадылар. Бу уку атнасында математика, экология, тарих, география, инглиз теле фәннәреннән олимпиада үткәрелде. Укучыларыбызга уңышлар телибез.

Максабаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә  Гаязетдинова Әлфия “Кышын су өстендә куркынычсызлык” дигән темага сыйныф сәгате уздырды.Әлеге дәреснең максаты - сулыклар өстендә куркыныч булуын формалаштыру. Укучылар    “Бозда уяу булам”исемле рәсемнәр конкурсында катнаштылар.Балаларның рәсемнәре кешеләр белән сулыкларда килеп чыга торган тормыштагы төрле ситуацияләрне һәм аларга булышу юлларын чагылдыралар.Төрле сюжетларны ясаган вакытта укучылар сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үзләштерәләр.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International