Олы Мишә урта мәктәбе каршында эшләп килүче “Туган якны өйрәнү” түгәрәгенә йөрүче 10 нчы сыйныф укучылары Ш.Биктимеров исемендәге V Республика балалар театр конкурсында катнаштылар. Алар Нәкый Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” спектакленнән бер өзек сәхнәләштерделәр. Мондый конкурслар укучыларның иҗади сәләтләрен үстерә, мөмкинлекләрен ача.
21 ноябрь көнне Балыклы башлангыч мәктәбендә“Сак булыгыз, юка боз” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Укытучы Хәбибрахманова Н.Ф. 3 сыйныф укучыларына көзен һәм кышын сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге турында аңлатты. Чара барышында балалар үзләренең белемнәрен практик эш белән ныгыттылар.
20 ноября 2016 года на территории Шадкинского сельского поселения очередной раз прошел референдум по самообложению граждан. Председатель УИК Заляев И.Ф. вручил памятные подарки первым четырем избирателям.Результаты референдума оказались радующим.Всего участвовали 518 человек 87,6%,проголосовали “ЗА”- 464 человека 89,58%, “Против” – 49 человек 9,55%.
Шармыш, Ачы һәм Әбде авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Лаеш районында булып узган семинарда катнашып кайттылар.
Первичная организация насчитывает 44 членов. С отчетными докладами выступили Секретарь первичного отделения Рашит Юсупов и ревизор Гульфия Мухаметшина. Секретарь первичного отделения ознакомил присутствующих о проделанной работе в пределах сельского поселения, о партийных проектах, которые реализуются на территории сельского поселения и в масштабах района, рассказал о политической жизни в целом по стране, об изменениях в Уставе Партии.
Рәсем ясау һәм башка төрле кул эшләрендә әти-әниләр дә балаларга бик теләп булыша. Төрле чараларда катнашып, гаиләдә, балалар бакчасында, әти-әниләрнең, балаларның, бакча хезмәткәрләренең үзара мөнәсәбәтләре ныгый. Балаларның иҗади күзаллаулары үсә, әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрергә өйрәнә.
Балаларның куркынычсызлыгын саклау, иминлекләрен тәэмин итү максатыннан укучыларга “Бозлыкларда сак булыйк!” темасына сыйныф сәгатьләре, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү өчен инструктаж үткәрелде. Укучылар сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, презентация аша белемнәрен ныгыттылар. Балаларга тайгак юлларда сак йөрергә кирәклеге, иминлегебезнең мөһимлелеге аңлатылд.
17 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары “Боз өстендә сак бул” темасына сыйныф сәгате үткәрде. Дәрестә укучылар белән елга- күл буйларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча инструктажлар үткәрелде. Балаларның куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан республикабызда “Боз өстендә сак бул” темасына балалар рәсеме конкурсы игълан ителде. Бу конкурста укучыларыбыз бик теләп катнаштылар.
А. Хәлимнең "Өч аяклы ат", Г. Исхакыйның "Зөләйха", Х. Ширмәннең "Ерактагы йолдызым" һ.б. китаплар укучыларга тәгъдим ителде.
Әлеге чара вакытында без балаларга Толерантлыкның хәзерге заман һәм киләчәк буын кешеләренә хөрмәт белән карау, шулай ук планетабызда яшәүче халкының бер - берсенә терәк булуы һәм үзара ярдәмләшеп яшәве икәнен аңлатырга тырыштык. Барлык кеше дә тынычлыкта һәм килешеп яшәргә омтылсын иде.