17 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары “Боз өстендә сак бул” темасына сыйныф сәгате үткәрде. Дәрестә укучылар белән елга- күл буйларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча инструктажлар үткәрелде. Балаларның куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан республикабызда “Боз өстендә сак бул” темасына балалар рәсеме конкурсы игълан ителде. Бу конкурста укучыларыбыз бик теләп катнаштылар.