Рәсем ясау һәм башка төрле кул эшләрендә әти-әниләр дә балаларга бик теләп булыша. Төрле чараларда катнашып, гаиләдә, балалар бакчасында, әти-әниләрнең, балаларның, бакча хезмәткәрләренең үзара мөнәсәбәтләре ныгый. Балаларның иҗади күзаллаулары үсә, әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрергә өйрәнә.