21 ноябрь көнне Балыклы башлангыч мәктәбендә“Сак булыгыз, юка боз” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Укытучы Хәбибрахманова Н.Ф. 3 сыйныф укучыларына көзен һәм кышын сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге турында аңлатты. Чара барышында балалар үзләренең белемнәрен практик эш белән ныгыттылар.