Олы Мишә урта мәктәбе каршында эшләп килүче “Туган якны өйрәнү” түгәрәгенә йөрүче 10 нчы сыйныф укучылары Ш.Биктимеров исемендәге V Республика балалар театр конкурсында катнаштылар. Алар Нәкый Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” спектакленнән бер өзек сәхнәләштерделәр. Мондый конкурслар укучыларның иҗади сәләтләрен үстерә, мөмкинлекләрен ача.