ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бу дәрестә 25 укучы, әти-әниләр һәм укытучылар катнашты.  Укучылар әти-әниләр каршында 1 чиректә бию серләрен күпме дәрәҗәдә ойрәнүләрен төрле-төрле күнегүләре аша  күрсәттеләр. Укытучыларның Һәм  балалрнын эшен әти-әниләр югары бәяләде.

             “Без бит җиргә җылы, якты ямь өстәргә яратылган” дип исемләнгән , Алан авылының яшен- картын үз тирәсенә җыйган бәйрәм, дөрестән дә тамашачыларның да, кичәбезнең геройларының да, күңелендә якты, онытылмаслык эз калдырып,  озак сакланыр әле.Авылыбызның хөрмәтле кешеләре, хезмәт ветераннары Люция  апа һәм Фәрит абый Даутовларның бергә яшәүләренә 55 ел тулу- Зөбәрҗәт туйлары һәм яраткан укытучыбыз Люция апа Шәфыйк кызына 80 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән гаилә бәйрәме иде бу бәйрәм.  

            Юбилярларны авыл халкы, шәкертләре, Алан авылы җирлеге башлыгы, Алан урта мәктәбе коллективы,ветераннар советы тәбрикләде. Бәйрәм җыр моңга төрелеп, чәчәкләргә күмелеп, күңел түрендәге хатирәләрне кузгатып , тирән эчтәлекле тәрбияви мәдәни чара булып узды.

Игенче хужалыгында 19731 сум , Алан хужалыгында 17694 сум.  хэм Тан хужалыгында 16869 сумны тэшкил итэ. Югарыда санап кителгэн  хужалыклар авыл хужалыгы продукциясен кубрэк житештеругэ генэ тугел, э  хезмэткэрлэргэ  югары хезмэт хакы тулэугэ дэ зур игътибар бирэлэр. Бу хужалыкларда хезмэт хакы    турыдан-туры  житештерелгэн авыл хужалыгы продукциясенен кулэменнэн хэм сыйфатыннан тора.   

14-18 ноябрь  көннәрендә Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм акдемиясе базасында “ГТО чараларын үткәрү өчен хөкемдарлар коллегиясе һәм аерым хөкемдарлар әзерләү” исемле программа буенча кыска вакытлы курслар үткәрелде. Безнең районнан әлеге курсларда барлыгы 7 кеше – район мәктәпләренең физик тәрбия укытучылары һәм балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары катнашты. Алар турыдан-туры район халкыннан ГТО нормативлары кабул итү белән шогыльләнәчәк. Курслар спортның 6 төре: чаңгыда йөгерү, җиңел атлетика, йөзү, гер күтәрү, баскан килеш алга бөгелү һәм пневматик мылтыктан ату буенча үтте. Уку ахырында катнашучыларга 3 нче категория спорт хөкемдары таныклыгы тапшырылды. 

Халыкара тәмәкедән баш тарту көне уңаеннан, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә Теләче авылында акция үткәрделәр. Волонтерлар отрядына яңа кешеләр дә өстәлде. Алар урамнан үткәннәрнең һәрберсенә буклетлар тараттылар. Теләче халкы да әлеге чарада бик актив катнашты.

Мәктәптә 17нче ноябрьдә «Илебезне яклаучы профессия» темасына класстан тыш чара үтте. Бу чарада Саба hэм Теләче районнары буенча хәрби комиссариат бүлек мөдире вазыйфаларын башкаручы Садиков Айрат Камилевич hәм бүлек мөдире ярдәмчесе Галимзянов Рөстәм Вакифовичлар катнашты. Класстан тыш чара укучыларга ошады.

Нәкъ шушы яшьтә балалар кычкырып китап укыганны яратып тыңлыйлар. Китапханәче аларны рус язучысы И. Мазнинның шигырьәре белән таныштырды. Балалар шигырьләрне тыңлаганнан соң, алар турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр. Кычкырып китап уку балаларда кешеләргә, хайваннарга, табигатькә сакчыл караш тәрбияли, китапка, андагы әдәби сүзләргә кызыксыну уята. Аларга күп кенә башка язучыларның китаплары һәм журналлар да тәкъдим ителде.

15 ноябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында " Преемственность детского сада и школы в условиях реализации ФГОС " дигән темага район балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм мәктәп директорлары, метод берләшмә җитәкчеләре өчен секция утырышы булып үтте. Семинар кыслаларында ачык шөгыльләр күрсәтелде һәм төп темага кагылышлы чыгышлар ясалды. Чыгыш ясаучылар арасында Теләче 2нче номерлы балалар бакчасының рус теле тәрбиячесе Ярмиева З.М. да бар иде. Ул Теләче районының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче татар балаларының икенче дәүләт теле - рус телен белү дәрәҗәләре турында сөйләп үтте.

17 ноябрь көнне, "2016 ел – Кино елы» кысаларында Айдар авылы китапханәсе китапханәчесе А.Фаляхова Айдар башлангыч мәктәбендә   “Мин яраткан мультфильм герое”   дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырды . Әлеге чара барышында китапханәче  балаларга кино- мультфильмнарның барлыкка килү тарихы, кино төшерү юллары турында сөйләде, балалар өчен язылган китапларга нигезләнеп төшерелгән кино һәм мультфильмнар белән дә таныштырды. «Мультфильмны таны?!» дигән уен- презентациядә балалар мультфильм һәм әкият геройларын таныдылар, алар турында бер-берсенә сөйләделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International