“Мин яраткан мультфильм герое”

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

17 ноябрь көнне, "2016 ел – Кино елы» кысаларында Айдар авылы китапханәсе китапханәчесе А.Фаляхова Айдар башлангыч мәктәбендә   “Мин яраткан мультфильм герое”   дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырды . Әлеге чара барышында китапханәче  балаларга кино- мультфильмнарның барлыкка килү тарихы, кино төшерү юллары турында сөйләде, балалар өчен язылган китапларга нигезләнеп төшерелгән кино һәм мультфильмнар белән дә таныштырды. «Мультфильмны таны?!» дигән уен- презентациядә балалар мультфильм һәм әкият геройларын таныдылар, алар турында бер-берсенә сөйләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International