15 ноябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында " Преемственность детского сада и школы в условиях реализации ФГОС " дигән темага район балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм мәктәп директорлары, метод берләшмә җитәкчеләре өчен секция утырышы булып үтте. Семинар кыслаларында ачык шөгыльләр күрсәтелде һәм төп темага кагылышлы чыгышлар ясалды. Чыгыш ясаучылар арасында Теләче 2нче номерлы балалар бакчасының рус теле тәрбиячесе Ярмиева З.М. да бар иде. Ул Теләче районының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче татар балаларының икенче дәүләт теле - рус телен белү дәрәҗәләре турында сөйләп үтте.