14-18 ноябрь көннәрендә Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм акдемиясе базасында “ГТО чараларын үткәрү өчен хөкемдарлар коллегиясе һәм аерым хөкемдарлар әзерләү” исемле программа буенча кыска вакытлы курслар үткәрелде. Безнең районнан әлеге курсларда барлыгы 7 кеше – район мәктәпләренең физик тәрбия укытучылары һәм балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары катнашты. Алар турыдан-туры район халкыннан ГТО нормативлары кабул итү белән шогыльләнәчәк. Курслар спортның 6 төре: чаңгыда йөгерү, җиңел атлетика, йөзү, гер күтәрү, баскан килеш алга бөгелү һәм пневматик мылтыктан ату буенча үтте. Уку ахырында катнашучыларга 3 нче категория спорт хөкемдары таныклыгы тапшырылды.