Нәкъ шушы яшьтә балалар кычкырып китап укыганны яратып тыңлыйлар. Китапханәче аларны рус язучысы И. Мазнинның шигырьәре белән таныштырды. Балалар шигырьләрне тыңлаганнан соң, алар турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр. Кычкырып китап уку балаларда кешеләргә, хайваннарга, табигатькә сакчыл караш тәрбияли, китапка, андагы әдәби сүзләргә кызыксыну уята. Аларга күп кенә башка язучыларның китаплары һәм журналлар да тәкъдим ителде.