Максабаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә Гаязетдинова Әлфия “Кышын су өстендә куркынычсызлык” дигән темага сыйныф сәгате уздырды.Әлеге дәреснең максаты - сулыклар өстендә куркыныч булуын формалаштыру. Укучылар “Бозда уяу булам”исемле рәсемнәр конкурсында катнаштылар.Балаларның рәсемнәре кешеләр белән сулыкларда килеп чыга торган тормыштагы төрле ситуацияләрне һәм аларга булышу юлларын чагылдыралар.Төрле сюжетларны ясаган вакытта укучылар сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үзләштерәләр.