Дәрестә укучылар белән елга- күл буйларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча инструктажлар үткәрелде. Балаларның куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан республикабызда “ Боз өстендә сак бул” темасына балалар рәсеме конкурсы игълан ителде. Бу конкурста укучыларыбыз бик теләп катнаштылар.
15 нче ноябрь көнне, балалар һәм яшьләр театрлары арасында уздырылган республика конкурсының Арча шәһәрендә үткән зона этабында мәктәбебезнең “Өмет” театр берләшмәсе укучылары уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Алар сәхнәләштергән Госман Бакирнын “Таз” әсәре тамашачылар күңеленә хуш килде. Жюри тарафыннан да спектакль югары бәяләнде. Укучыларыбызга һәм аларның җитәкчеләре Зайнулина Рушания Хәким кызына алга таба да уңышлар телибез.
Җыелыш концерт номерлары белән башланып китте. Балалар бакчасының тәрбиячеләре ачык шөгыльләр күрсәттеләр.Ахырдан мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Саетова А.Н. һәм мәгариф бүлегенең укыту эшләре урынбасары Якупова Л.К. нәтиҗәләр ясадылар.
Әлеге презентация ярдәмендә без китап укучыларны Е.И. Чарушинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык. Аның табигать һәм хайваннар турындагы иң көчле һәм күренекле әсәрләре турында мәгълүмат бирдек.
29 нчы октябрь көнне КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында “Яз” дип исемләнгән "Татарча диктант" акциясе узды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, чараны оештыручыларның берсе Тәбрис Яруллин, Л.Н.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов әлеге диктантның татар теле үсешенә тәэсире зур булуына шиге булмавын әйттеләр. Диктантны Казан белән бер үк вакытта Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, шулай ук Павлодар (Казахстан) белән Бишкәк (Кыргызстан) шәһәрләрендә дә яздылар. Казанда укытучы ролен Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша башкарды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты приказы нигезендә авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәтләре өчен “Теләче Агро” ҖЧШ машина-трактор станциясе мөдире Бадрутдинов Фаннур Магруфовичка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәхмәте тапшырылды.
Безнең динебез – Ислам дине. Ислам дине – иң югары дәрәҗәдә акыл һәм белем дине, әхлак дине, тынычлык һәм камиллек дине. Нинди генә эш булсын, ислам тарафыннан боерылган эш бәндә өчен хәерле, һәм нинди генә эш булсын, аның тарафыннан тыелган нәрсәләр кеше өчен зарарлы. Кешенең үзе өчен файдалы һәм зарарлы нәрсәләрне аңлавы , зарарлы эшләрдән сакланып, файдалы эшләргә тартылуы кирәк.
16 ноябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә рус язучысы һәм тарихчы Н.М.Карамзинның 250 еллык юбилеена багышланган “Русская история в стихах и прозе” дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдә Н.М.Карамзинның биографиясе һәм әсәрләре белән танышырга мөмкин.
Чарада 1-3 сыйныф укучылары катнашты. Балалар бирелгән сораулар буенча җәнлекләрнең исемнәрен атадылар. Китап күргәзмәсе куелды. Соңыннан катнашкан һәрбер балага кызыксындыру бүләкләре
тапшырылды.