16 нчы ноябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары белән “Әдәп төбе-матур гадәт” дип исемләнгән кичә үтте. Толерантлык көненә багышланган бу чараны “Гарәп графикасы” түгәрәге җитәкчесе Сахабиева Л.З. уздырды. Укучылар халык аваз иҗаты күнекмәләрен ныгыттылар, яхшылыктан яманлыкны аерырга өйрәнделәр, җырлы-биюле уеннар уйнадылар.
2016 елнын 15 ноябрендә Теләче муниципаль районы хужалыкларында комиссия тарафыннан, техниканы кышкы саклауга кую хәм машина-трактор паркын ремонтка әзерләү буенча тикшерү-конкурс булып үтте.
Бу чаранын максаты – кыр эшләреннән бушаган авыл хужалыгы машиналарынын хәм техникасынын яхшы сакланышын булдыру, аларны вакытында саклауга куюны тәэмин итү хәм 2017 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру тора.
2016 елның 15 ноябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлекчәсе хезмәткәрләре Субаш авылында яшәүче мөмкинчелеге чикле булган балалы гаиләдә булдылар.
Очрашу вакытында белгечләр әлеге бала белән яңа технологиялар буенча чираттагы дәресләрен үткәрделәр.
16 ноябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә 7 сыйныф укучылары белән “Су объектлары янында куркынычсызлык чаралары” дигән темага сыйныф сәгате узды. Сыйныф җитәкчесе Хусаинов Р. М. укучыларга су объектлары янында, боз өстендә нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген аңлатты.
Җыелыш мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әзерләнгән концерт номерлары белән башланып китте.
Секциянын беренче өлешендә Теләче 1нче номерлы балалар бакчасының тәрбиячеләре Исхакова Л.Ф. и СабирҗановаЛ.М., Мөхәмәтҗанова М.Е. инглиз теле укытучысы Гарифуллина А.Р. мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән ачык шөгыльләр күрсәттеләр.Семинарның икенче өлеше чыгышлар белән дэвам итте .
Семинар-совещание нәтиҗәләрен мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Саетова А.Н. һәм мәгариф бүлегенең укыту эшләре урынбасары Якупова Л.К. ясады. Алар бүгенге көндә балалар бакчалары һәм мәктәпнең дәвамчанлык эшенә куйган таләпләр белән таныштырдылар, ФДББС керүгә бәйле проблемаларны яктырттылар.
Секция утырышы бик файдалы һәм эшлекле узды.
Балалар иҗат үзәгенең “Табигать балалары” түгәрәгенә йөрүче укучы Баширова Чулпан Дамировна, өстәмә белем бирү педагогы Баширова Нурия Ильдусовна җитәкчелегендә, "Шәҗәрәләр - нәсел агачы" дип исемләнгән III Төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең сайлап алу турын үтте. Ул 17нче ноябрьдә Буа шәһәрендә йомгаклау турында катнашачак. Аңа уңышлар телибез!
От нашего района в донном семинаре активно приняли участие ученики Тюлячинской СОШ.
Шәтке балалар бакчасында балалар бер-берсе белән бик дус һәм тату. Шөгыльләр барышында бу бик ачык күренә. Бүген алар кисеп-ябыштыру шөгылендә, аларның күңелләре шат. Төрле төстәге кәгазьләрдән кисеп, бер могҗиза тудыру - алар өчен шатлыклы мизгел. Кисеп-ябыштыру балаларның уйлау-фикерләү сәләтен үстерә, кул- бармаклар мускулын ныгыта, бер-берсе белән аралашу, дуслык мөнәсәбәтен көйли, сүзлек байлыгын арттыра.
Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш. Сыйныф җитәкчеләре Камалиева С.И. укучыларга юлда, транспортта үз –үзеңне тоту кагыйдәләрен кабат исләренә төшерде.