2016 елнын 15 ноябрендә Теләче муниципаль районы хужалыкларында комиссия тарафыннан, техниканы кышкы саклауга кую хәм машина-трактор паркын ремонтка әзерләү буенча тикшерү-конкурс булып үтте.
Бу чаранын максаты – кыр эшләреннән бушаган авыл хужалыгы машиналарынын хәм техникасынын яхшы сакланышын булдыру, аларны вакытында саклауга куюны тәэмин итү хәм 2017 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру тора.
Конкурс барышында, район хужалыкларында авыл хужалыгы техникасын саклауга куюның сыйфаты, машина-трактор паркының торышы, кимчелекләр күрсәтелә торган ведомостьларның булуы, ремонт участокларының техниканы көзге-кышкы чорда төзекләндерү эшләренә әзерлеге хәм шулай ук, ремонт эшләрендә катнаша торган хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чаралары, комиссия тарафыннан, тикшерелде.
Әзерлекне тикшерүдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация бүлегеннән баш белгеч Р.М.Гарифзянов, Авыл хужалыгы хәм азык-төлек идарәсе житәкчесе Р.Х.Низамутдинов, үзйөрешле машиналар хәм техниканын башка төрләре техник торышына күзәтчелек итү идарәсе житәкчесе Х.Х.Назиров, авыл хужалыгы идарәсе белгечләре, хужалык житәкчеләре хәм белгечләре катнашты.
Конкурснын нәтиҗәләре буенча, призлы урыннар түбәндәге хужалыкларга бирелде:
1 урын – ҖЧҖ «Теләче Агро» хәм ҖЧҖ «Алан» хуҗалыкларына 139 балл;
2 урын – ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгына 136 балл;
3 урын – ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгына 133 балл.