Җыелыш мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әзерләнгән концерт номерлары белән башланып китте.
Секциянын беренче өлешендә Теләче 1нче номерлы балалар бакчасының тәрбиячеләре Исхакова Л.Ф. и СабирҗановаЛ.М., Мөхәмәтҗанова М.Е. инглиз теле укытучысы Гарифуллина А.Р. мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән ачык шөгыльләр күрсәттеләр.Семинарның икенче өлеше чыгышлар белән дэвам итте .
Семинар-совещание нәтиҗәләрен мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Саетова А.Н. һәм мәгариф бүлегенең укыту эшләре урынбасары Якупова Л.К. ясады. Алар бүгенге көндә балалар бакчалары һәм мәктәпнең дәвамчанлык эшенә куйган таләпләр белән таныштырдылар, ФДББС керүгә бәйле проблемаларны яктырттылар.
Секция утырышы бик файдалы һәм эшлекле узды.