Кәгазьдән кисеп-ябыштыру

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Шәтке балалар бакчасында балалар бер-берсе белән бик дус  һәм тату. Шөгыльләр барышында бу бик ачык күренә. Бүген алар кисеп-ябыштыру шөгылендә, аларның күңелләре шат. Төрле төстәге кәгазьләрдән кисеп, бер могҗиза тудыру - алар өчен шатлыклы мизгел. Кисеп-ябыштыру балаларның уйлау-фикерләү сәләтен үстерә, кул- бармаклар мускулын ныгыта, бер-берсе белән аралашу, дуслык мөнәсәбәтен көйли, сүзлек байлыгын арттыра.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International