ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә “Куркынычсызлык кагыйдәләре “ темасына сыйныф сәгате үткәрелде.Укучыларга көнкүрештә: табигатьтә, суда, юлда  кеше тормышы өчен нинди куркыныч янавы турында слайдлар ярдәмендә куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды.

Уеннар ярдәмендә укучыларның сәламәтлеген саклау, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен дөрес үтәү күнекмәләре үстерелде.

Максабаш башлангыч  гомум белем бирү мәктәбе укучылары сыйныф җитәкчеләре Гаязетдинова Ә.И. һәм Шәкүрова А.М. белән Учи.ру  педагогик осталык үзәге үткәргән рус теленнән “Русский с Пушкиным” ачык Мәскәү онлайн-олимпиадасында катнаштылар. Олимпиада нәтиҗәләре буенча  укучылар  диплом белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!

Чөнки  балаларга табигатьне ярату, хезмәтне күреп, белеп үсү өчен этәргеч, кече яшьтән үк бирелергә тиеш. Тәрбияче балаларга бүлмә гөлләрен дөрес үстерү, тәрбияләү  алымнарын өйрәтә. Төрле төстәге чәчәкле гөлләргә сокланып, тәрбияче матурлыкны күрә белергә, үз хезмәтеңнең нәтиҗәсе нинди булганын аңлата.  Матур кәрзиннәргә ясалып куелган ясалма чәчәкләргә караганда, үзеңнең күңел җылысы белән үстергән гөлләрнең никадәр матур һәм гүзәл булуын без күрүдә беләбез. Ләкин балалар бакчасында да һәр нәрсәнең чиге бар. Шуңа күрә гөлләрнең балалар өчен куркыныч тудырмаганын һәм башка төрле таләпләргә туры килгәнен сайлап кына үстерергә кирәк.  

Первичная организация насчитывает 37 членов. С отчетными докладами выступили Секретарь первичного отделения Кадыйров Фарит Габдуллазянович и ревизор  Галимуллина Каусария Хайрутдиновна. Секретарь первичного отделения ознакомил присутствующих о проделанной работе в пределах сельского поселения, о партийных проектах, которые реализуются на территории  сельского поселения и в масштабах района, рассказал о политической жизни в целом по стране, об изменениях в Уставе Партии.

   На общем собрании прошли выборы руководящего состава первичного отделения Партии. Согласно нового положения Устава,  Секретарь, заместитель Секретаря и ревизор  избирались тайным голосованием на альтернативной основе. Кандидатуру Кадыйрова Фарита Габдуллазяновича – Главы сельского поселения, на должность Секретаря Шадкинского  первичного отделения поддержали все участники  общего собрания. Большинством  голосов  прошла на должность заместителя Секретаря первичного отделения Партии Фирдания Мавлеева – секретарь исполкома сельского поселения. А ревизором вновь избрана Каусария Галимуллина – библиотекарь.

Казаклар авыл китапханәсендә балаларны китап һәм китапханә белән якыннан таныштыру, китап укуга кызыксыну уяту,  балаларның беренче тапкыр китапханәгә язылуын истәлекле көн итеп билгеләп үтү максатыннан 13 ноябрь көнне “Китап белем чишмәсе” дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар китапханә буйлап сәяхәт иттеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. “Яшь укучы почмагы” дигән күргәзмәгә күзәтү ясалды.


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Они пройдут 18, 19 ноября 2016 года во всех территориальных налоговых инспекциях России.

Ак таяк – ул күзләре күрмәүчеләргә хәрәкәтләнгәндә ярдәм итә торган таяк. Бу көннең исеме дә шуның белән бәйле. Ул 1987 елның 13нче ноябреннән билгеләп үтелә башлый, чөнки 13 ноябрь көнне  тифлопедагогикага нигез салучы, Россия белән Францияда беренче тапкыр күрмәүчеләр өчен уку йортлары булдыручы - Валентин Гаюиның туган көне.  Әлеге көн уңаеннан Айдар авылы китапханәсендә “"Күрә белсә, күңел күзләре"” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде.  Күз күрүе начар булган кешеләрне дә китап укуга җәлеп итәргә мөмкин. Китапханә алар өчен дөньяны танып белүнең киң мөмкинлекләрен ача. Начар күрүчеләр белән эшләү максатыннан  аудио китаплар һәм китапларны өйләренә илтеп бирү мөмкинлеге дә булдырылган.  Кайда гына булмасын - урамдамы, транспорттамы, без аларга ярдәм итәргә һәм игътибарлы булырга тиешбез.

Авыл халкы газета битләрендә яңа китаплар, үткәрелгән кичәләр, алга куелган планнар белән таныша ала. Сезнең хозурыгызга китапханә газетасының  яңа 10(октябрь)  санын тәкъдим итәбез. “Китапханә хәбәрләре” А4 форматында 4 битле булып чыгарыла. Китап укучыларыбызга газета бик ошый.

Фән олимпиадалары уку процессында әһәмиятле урын алып торалар. Бөтенросссия фән олимпиадаларының муниципаль  турлары башланып китте. Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең математика фәненнән мәктәп күләмендә җиңүгә ирешкән укучылары бүген район масштабында үзләренең көчләрен сыныйлар. Аларга уңышлар телибез!

12 ноябрь көнне Шәтке авылы китапханәсендә  балалар өчен чираттагы информация көне үткәрелде. Балалар яңа китаплар һәм журналлар белән таныштылар. Мондый информация көннәре  китапханәдә һәрдаим үткәрелеп тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International