Ак таяк – ул күзләре күрмәүчеләргә хәрәкәтләнгәндә ярдәм итә торган таяк. Бу көннең исеме дә шуның белән бәйле. Ул 1987 елның 13нче ноябреннән билгеләп үтелә башлый, чөнки 13 ноябрь көнне тифлопедагогикага нигез салучы, Россия белән Францияда беренче тапкыр күрмәүчеләр өчен уку йортлары булдыручы - Валентин Гаюиның туган көне. Әлеге көн уңаеннан Айдар авылы китапханәсендә “"Күрә белсә, күңел күзләре"” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Күз күрүе начар булган кешеләрне дә китап укуга җәлеп итәргә мөмкин. Китапханә алар өчен дөньяны танып белүнең киң мөмкинлекләрен ача. Начар күрүчеләр белән эшләү максатыннан аудио китаплар һәм китапларны өйләренә илтеп бирү мөмкинлеге дә булдырылган. Кайда гына булмасын - урамдамы, транспорттамы, без аларга ярдәм итәргә һәм игътибарлы булырга тиешбез.