Балалар бакчасында бүлмә гөлләре үстерү һәм тәрбияләү мөһим мәгънәгә ия.

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Чөнки  балаларга табигатьне ярату, хезмәтне күреп, белеп үсү өчен этәргеч, кече яшьтән үк бирелергә тиеш. Тәрбияче балаларга бүлмә гөлләрен дөрес үстерү, тәрбияләү  алымнарын өйрәтә. Төрле төстәге чәчәкле гөлләргә сокланып, тәрбияче матурлыкны күрә белергә, үз хезмәтеңнең нәтиҗәсе нинди булганын аңлата.  Матур кәрзиннәргә ясалып куелган ясалма чәчәкләргә караганда, үзеңнең күңел җылысы белән үстергән гөлләрнең никадәр матур һәм гүзәл булуын без күрүдә беләбез. Ләкин балалар бакчасында да һәр нәрсәнең чиге бар. Шуңа күрә гөлләрнең балалар өчен куркыныч тудырмаганын һәм башка төрле таләпләргә туры килгәнен сайлап кына үстерергә кирәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International