29 нчы октябрь көнне КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында “Яз” дип исемләнгән "Татарча диктант" акциясе узды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, чараны оештыручыларның берсе Тәбрис Яруллин, Л.Н.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов әлеге диктантның татар теле үсешенә тәэсире зур булуына шиге булмавын әйттеләр. Диктантны Казан белән бер үк вакытта Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, шулай ук Павлодар (Казахстан) белән Бишкәк (Кыргызстан) шәһәрләрендә дә яздылар. Казанда укытучы ролен Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша башкарды.
Үзләрен сынарга килүчеләр арасында композитор, журналист, артистлар да бар иде. Татарстанның халык артисткасы Раушания Юкачева да үз көчен сынарга килгән иде. Диктантны ике атна дәвамында филологлар тикшергәннән соң, нәтиҗәләр билгеле булды: “5” ле билгесенә барлыгы 70 кә якын кеше язган.
Чарада районыбыздан балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең методик бүлек мөдире Айгөл Имамиева да катнашты, һәм татарча диктантны “5” ле билгесенә язып, татар телен камил белүче 70 кеше арасына керде.